Салымнарны түләүнең соңгы срогы – 1 декабрь
11 ноябрьгә район салым түләүчеләре 8,2 млн. сумнан артык җир һәм милек салымнары түләгәннәр.
Җир салымы 5,7 млн. сум күләмендә түләнгән, бу барлык исәпләнгән сумманың 69% -ын тәшкил итә. Черемухово (83%), Шахмай (81%) һәм Акъяр (79%) авыл җирлекләрендә җыем яхшы бара, Буревестник (63%), Ленино (66%) һәм Яңа Чишмә (48%) авыл җирлекләрендә артта калалар.
Милеккә салым 2,5 млн. сум күләмендә түләнгән, бу барлык исәпләнгән сумманың 59% -ын тәшкил итә. Акъяр (86%), Шахмай(78%) авыл җирлекләрендә җыем начар түгел, Красный Октябрь (54%), Буревестник (27%) һәм Ленино (51%) авыл җирлекләрендә артта баралар.
Исегезгә төшерәбез, бу салымнар авыл җирлекләре бюджетларына китә һәм аларны 2025 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев