Салымнарны вакытында түләргә кирәк
Район яңалыклары

Салымнарны вакытында түләргә кирәк

Яңа Чишмә районы буенча 2024 елда физик затлар өчен исәпләнгән салымнарның (җир, транспорт һәм милеккә) гомуми суммасы 30,4 млн. сум тәшкил итә.

Алар арасында җир салымы – 8,3 млн. сум, милеккә салым – 4,3 млн. сум, транспорт салымы – 17,8 млн. сум.

Октябрь башына җир салымы 2,6 млн. сум күләмендә түләнгән, бу барлык исәпләнгән сумманың 32% ын тәшкил итә. Черемухово (52%), Зирекле (39%) һәм Акбүре (39%), Шахмай (47%) авыл җирлекләрендә салымның бу төрен җыю начар бармый. Әлегә Яңа Чишмә (18%), Красный Октябрь (18%) һәм Екатерина Бистәсе (21%) авыл җирлекләре бу эшкә тиешенчә керешмәве күренә.

Милеккә салым 1,1 млн. сум (26%) күләмендә түләнгән. Шахмай (47%), Зирекле (33%) авыл җирлекләрендә күрсәткеч начар түгел, Буревестник (12%) һәм Архангел Бистәсе (13%) авыл җирлекләре исемлектә артта торалар.

Җир салымы һәм мөлкәткә салым авыл җирлекләре бюджетларына китә, шуңа күрә аларны вакытында түләүне аерым контрольдә тотыла.

Исегезгә төшерәбез, салымны 2025 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

 

 


Нет комментариев