28 октябрьгә район салым түләүчеләре 16 млн. сумга якын салым түләгәннәр, бу барлык исәпләнгән сумманың яртысыннан артыгын тәшкил итә.
Җир салымы 5,1 млн. сум күләмендә түләнгән, бу барлык исәпләнгән сумманың 61 % тәшкил итә.
Акъяр (71 %), Черемухово Бистәсе (75 %), Шахмай (73 %) һәм Зирекле (71 %) авыл җирлекләрендә салым җыю начар бармый. Әлегә Әдәмсә (59 %), Ленино (56 %) һәм Екатерина Бистәсе (50 %) авыл җирлекләрендә артта калалар.
Милеккә салым 2,2 млн. сум күләмендә түләнгән (барлык сумманың 50% ы). Акъяр (62 %), Шахмай (74 %) авыл җирлекләрендә күрсәткечләр яхшы, Буревестник (25%), Ленино (42 %) авыл җирлекләре калыша.
Бу салымнар авыл җирлеге бюджетларына китә һәм шуңа күрә аларны вакытында түләүне аерым контрольдә тоту зарур.
Исегезгә төшерәбез, салымнарны 2025 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Нет комментариев