Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Сарман чишмәсендә бер көн

Петропавел Бистәсендәге Николай Чудотворец гыйбадәтханәсенең якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр табигать кочагында булганнар

27 майда Петропавел Бистәсендәге Николай Чудотворец храмы каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр протоиерей Петр, якшәмбе мәктәбе укытучысы Мария Петровичева, әти - әниләр һәм Петропавел АМЙ белгечләре белән бергәләп табигатькә чыкканнар. 
Табигать кочагында бер көннең ничек узуы турында АМЙ директоры Светлана Соловьева сөйли. 
«Сәфәр Халыкара балаларны яклау көненә һәм уку елы тәмамлануга багышланган иде. Протоиерей Петр литургияне тәмамланганнан соң, балаларны дәресләрнең тәмамлануы белән котлап, аларга җәйне файдалы итеп үткәрүләрен теләде. 
Һава торышының яхшы булуы балалар һәм аларның остазлары тарафыннан алдан билгеләнгән планнарны уңышлы башкарырга мөмкинлек бирде. Табигатьтә төрле уеннар, күңелле конкурслар оештырылды. Балаларга шашлык һәм пылау да әзерләнде».
Аш әзерләгән арада, балалар төрле ярышларда, күңелле стартларда катнашканнар, лабиринтта уйнаганнар. Актив уеннар белән якшәмбе мәктәбе укытучысы Мария Ивановна викторина үткәргән, биредә балалар дөньяны булдыру, беренче патша кем булган, Адәм белән Һаваның беренче киемнәре һ.б. турындагы сорауларга рәхәтләнеп җаваплар биргәннәр. Балалар күңелле итеп уйнаудан һич кенә дә туктарга теләмәгәннәр, әти-әниләре белән бергә төшке аш ашаганнан соң, уеннарны дәвам иткәннәр.
Ял итү урынын тиешенчә җыештырганнан соң, барысы да кайтыр юлга чыккан. Һәркайсы бүгенге көндә алган тәэсирләре һәм киләсе уку елына планнары белән уртаклашканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев