Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Шахмайда мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Авыл халкы алдында җирлек башлыгы Наилә Илалова хисап тотты

Авыл халкы 2024 ел йомгаклары буенча фикер алышты, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Җыенда район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

Чыгышында авыл җирлеге башлыгы Наилә Илалова иң элек шахмайлыларга СВОда катнашучыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм СВО зонасында булган авылдашларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

2024 елда авыл җирлеге башкарма комитетына 280 мөрәҗәгать кергән (күбесе җир мәсьәләләре, хуҗасыз йөргән терлекләр, яктырткычлар кую, юлларны һәм урамнарны кардан чистарту, коммуналь калдыкларны җыю буенча), алар барысы да каралган.

Салым җыю буенча планнар арттырып үтәлгән.

Безнең белешмә

Шахмай авыл җирлегендә 400 йортта 1062 кеше теркәлгән, 867 кеше яши. Шул исәптән Шахмайда — 373, Чаллы Башында — 314, Чертуш авылында 180 кеше яши. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар — 46, укучылар — 73. Эшкә сәләтле халык — 602 кеше, 70 яшьтән өлкәнрәк 150 кеше.
2024 елда 7 бала туган, 18 кеше үлгән; 6 туй булган.

Авылда яшәүчеләрнең күбесе үз хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр асрыйлар. Алар арасында Илгиз Баһаветдинов, Илһам Илалов, Рәфыйк Гарифуллин, Эльдар һәм Равил Енгулатовлар һәм башкалар бар.

Җирлекнең шәхси хуҗалыкларыннан 75 млн. сумлык сөт, 60 млн. сумлык ит сату да авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм иткән. Халыкта 395 автомашина һәм 61 трактор бар. 2024 елда авыл халкы 13,5 млн. сумлык техника, йорт җиһазлары һ. б. сатып алган.

Безнең белешмә

Хуҗалыклыкларда 1078 баш эре мөгезле терлек (Шахмайда — 414, Чаллы Башында — 408, Чертушта — 256), шул исәптән 514 сыер, 346 сарык, 3300 баштан артык кош-корт, 11 ат һәм 226 баш умарта бар. 2023 ел белән чагыштырганда эре мөгезле терлекләр саны 32 башка кимегән.

Җир пайлары милекчеләре үз кишәрлекләрен «Агро-Основа» ҖЧҖенә арендага бирәләр. Аренда түләве 1 гектарга 1800 сумга җиткән. Җәмгыять, нигездә, пайларны арендага алу өчен исәп тоткан.

2024 елда үзара салымнан җыелган 1 млн. 975 мең сум (республика субсидиясе белән бергә) вак таш җәюгә, чүп үләннәрен чабуга, юлларны һәм урамнарны кардан чистартуга, урам яктырткычлары сатып алуга, зират территорияләрен төзекләндерүгә тотылган. Шулай ук ике айлык төзекләндерү барышында да шактый эшләр башкарылган.

Аннары Наилә Илалова авылның бюджет учреждениеләре (мәктәп, балалар бакчасы, почта, музей, китапханә, мәдәният йорты) эше турында сөйләде һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Аларның иң мөһимнәре:
— урам яктырткычларын алыштыруны дәвам итү;
— урамнарны төзекләндерү;
— җәмәгать урыннарын төзекләндерү.

Җирлек башлыгы хисабы буенча фикер алышуда Шахмай мәктәбе директоры Резеда Нуретдинова һәм ФАП фельдшеры Евгения Лотфуллина катнашты.
Җыенда чыгыш ясаган полициянең вәкаләтле вәкиле Данис Рамазанов Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең җинаятьләрне ачу буенча эше турында сөйләде (Шахмай авыл җирлегендә алар юк) һәм авыл халкына уяу булырга, телефон мошенникларына ышанмаска кирәклеген ассызыклады.

Район башлыгы Вячеслав Козлов авыл халкы белән аралашып, җыендагыларга 2024 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Тулаем алганда, районның үсеше начар түгел, тулай продукт елына якынча 35 млрд. сум тәшкил итә, барлык тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта — бюджет учреждениеләрендә ул 50-55 мең сум тәшкил итә, нефтьчеләр, газчылар, энергетикларда — югарырак.

Уртача пенсия күләме якынча 20 мең сум, бер елда 110 бала туган, кызганычка каршы, 196 кеше үлгән (шул исәптән СВО зонасында һәлак булучылар да бар).

Ул авыл халкына СВОда катнашучыларга күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, район киләчәктә дә якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтәчәк, дип билгеләп үтте.

Педагогларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы укучыларның белем сыйфатына күбрәк игътибар бирүләрен, конкурсларда һәм олимпиадаларда күбрәк катнашуларын сорады, Ә ФАП фельдшерларына авыл халкын 100 процент диспансерлаштыруны тәэмин итүне йөкләде. «Аны үткәрү барышында башлангыч стадиядәге шактый авырулар ачыклана, шул исәптән яман шеш авырулары да, аларны уңышлы дәвалап була, — дип ассызыклады ул. — Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки безнең районда үлем-китем саны югары».
Район башлыгы шулай ук шахмайлыларны эшлекле активлыкны арттырырга өндәде. «Узган ел белән чагыштырганда сездә терлекләрнең, шул исәптән сыерларның баш саны кимү күзәтелә. Хәзер сөткә бәяләр сизелерлек артты һәм сөттән файда алу мөмкинлекләре бар», — диде ул.

Җыенда авыл халкы интернетның начар эшләве, Акъяр — Яңа Чишмә юлындагы тукталыш павильонын күчерү мөмкинлеге һәм ФАПны өстәмә компьютер белән тәэмин итү турында сораулар күтәрде. Барлык сораулар да контрольгә алынды.

Шахмай авыл җирлеге советы һәм башкарма комитетының 2024 елдагы эшен авыл халкы уңай бәяләде.

Җыен ахырында Наилә Илалова юбилейларын билгеләп үтүче һәм авыл үсешенә зур өлеш кертүче педагоглар Фәния Әхмәтҗанова һәм Миләүшә Мифтахетдиновага, шәхси эшмәкәр Әминә Абдуллина һәм пенсионер Саҗидә Заһретдиновага Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев