Балалар «шәһәрчеге» нефть компаниясе акчасына төзелгән.
«Сельхозхимия поселогында менә шундый искиткеч, заманча балалар шәһәрчеге безнең Манченко Матвей истәлегенә әти-әнисе инициативасы һәм игелекле кешеләр ярдәме белән барлыкка килде. Шәһәрчекне ачу тантанасында чын балалар бәйрәме булды, анда хәтта авыл үзәгеннән дә балалар җыелды. Музыка яңгырап торды, балалар Манченко гаиләсенең мул өстәле артында сыйландылар, ә иң мөһиме - бу матур, куркынычсыз спорт җиһазларының беренче ачучылары булдылар. Без балалар өчен бик шат, алар анда үз вакытларын файдалы һәм куркынычсыз үткәрә алачаклар. Балаларга менә дигән, яхшы спорт һәм шатлык үзәге булдырган һәркемгә рәхмәт белдерәбез һәм баш иябез», - дип язып куйган үзенең ВК социаль челтәрендәге битендә бәхетсезлек очрагында вафат булган Матвейның әбисе Татьяна Антонова.
Сельхозхимия поселогында яшәүчеләр Манченко гаиләсенең бу гамәле тирән ихтирамга лаек, диләр. Алар балалар өчен уен комплексы ачу инициативасы өчен Юрий һәм Натальяга рәхмәт белдерделәр. «Хәзер безнең балалар үзләренең буш вакытларын имин урында үткәрәчәк, ә без, ата - аналар, үз балаларыбыз өчен тыныч булачакбыз», - диде безгә поселокта яшәүче яшәүче Наталья Панасенко.
Нет комментариев