Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Шахмай авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу узган

25 мартта мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармак ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткәннәр.

Шул уңайдан музейда кичә үткәрелгән. Чарага төрле елларда авыл клубында эшләгән мәдәният хезмәткәрләре чакырылган. Башта музей мөдире Гөлнар Камил кызы Шахмай мәдәният йорты тарихы белән таныштырган, бакыйлыкка күчкән хезмәткәрләрнең исем-фамилияләрен атап үткән. Мәдәният хезмәткәренең эше һәрчак җаваплы, тынгысыз булды. Төрле үзгәрешләргә карамастан, аларның эше элеккечә кала. Башкалар бәйрәм иткәндә дә, алар мәңге сафта, тамашачыларга гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәләр. Очрашуда катнашучыларның һәрберсе үз эшләре турында хатирәләре белән уртаклашкан. Мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, Хамис Мөхәммәдиев үзенең җырларын бүләк иткән. Резедә Абдуллина әле яңа гына язылган шигырьләрен тәкъдим иткән. Очрашу бик кызыклы, бай эчтәлекле булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев