Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай музеенда «Балачак» дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе узган

Балачак - тылсымлы ил, анда барлык теләкләр, һичшиксез, чынга аша.

Балачак ул сихри әкият, анда эләксәң, могҗизаларга ышана башлыйсың. Һәм ни өчендер нәкъ менә балачакта иң якты кояш балкый, иң биек агачлар үсә, иң матур чәчәкләр ата…

1 июньдә дөньяның күпчелек илләрендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында рәсем ясау бәйгесе булып узган. Балалар кәгазьдә үзләренең балачак мизгелләре белән уртаклашканнар. Чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф бүләк иткән.

Бу хакта безгә музей директоры Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев