Шахмай музеенда мәктәп укучылары өчен «Котлау открыткасы» дигән мастер-класс үткәрелгән
Район яңалыклары

Шахмай музеенда мәктәп укучылары өчен «Котлау открыткасы» дигән мастер-класс үткәрелгән

Өлкәннәр көне алдыннан балалар үз куллары белән иң якын кешеләренә – әби-бабаларына бүләкләр әзерләгәннәр.

24 сентябрьдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире Гөлүсә Баһаветдинова башлангыч сыйныф укучылары белән котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәргән. 1 октябрь алдыннан алар үз куллары белән әби-бабаларына бүләкләр әзерләгәннәр. «Әби-бабаларыбызга кылган игелекләре өчен рәхмәтле булып, аларны яратып, кайгыртып яшәргә тырышыйк», - дигәннәр балаларга өлкәннәр.


Нет комментариев