2022 елның 15 февралендә «Шешмаойл» АҖдә расланган график нигезендә әлеге оешмадагы кар машиналарына еллык техник карау уздырылган.
«Техник карау барышында кар машиналарының техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, машина йөртүчеләрнең үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә «А1» категорияле таныклыклары булуы тикшерелде»,- дип хәбәр итте редакциягә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы Рәис Хисмәтуллин.
Техник карау тәмамланганнан соң техниканың әзерлегенә кыскача анализ ясалган, шулай ук 2021 елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар (шул исәптән юлдан читтә йөрүче транспорт чаралары да) катнашында булган ЮТҺлар турында мәгълүмат бирелгән.


Нет комментариев