Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Солдатларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты

12 декабрь көнне Акбүре авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәмгә юнәлдерелгән «Игелек көйләре» дигән хәйрия концерты оештырылган.

Концерт «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе инициативасы белән оештырылган һәм татар мәдәниятенең иң талантлы үзешчән коллективларны җыйган. Бу чара безнең катлаулы заманда бердәмлекнең мөһимлеген кабат ассызыклый. Катнашучылар һәм тамашачылар ярдәме белән 15 мең сумнан артык акча җыелган, алар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрдән килгән гаризаларны канәгатьләндерүгә юнәлдереләчәк.  

Хәйрия концертында катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең игелегегез, ярдәмегез һәм уртак эшкә ышанычыбыз безгә алга барырга ярдәм итә һәм уртак җиңүебезне якынайта. Кылган игелегегез меңе белән үзезгә әйләнеп кайтсын! Онытмагыз: бергә булганда гына без көчле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев