Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Совет утырышында Хорьковлар гаиләсен бүләкләделәр

28 июньдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 15 нче утырышы булып узды, анда район тормышы өчен мөһим булган мәсьәләләр каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды. Утырыш эшендә ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе баш киңәшчесе...

Көн тәртибендә берничә мөһим мәсьәлә тора иде. Шуларның беренчесе буенча - гражданнарның җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашуы һәм милек сакланышын тәэмин итүдә кабул ителгән чаралар турында тәфсилле информация белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк чыгыш ясады.
-Районда 185 кешедән торган халык дружиначылары отряды булдырылды, 2016 елда 47 рейд үткәрелде, 28 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шулай ук районда 16 мәктәп отрядыннан торган составында 160 кеше булган Форпост та эшли. Шулай да аларның эшен активлаштыру кирәк, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Соңрак Валентина Семеняк социаль-мәдәни объектларның техник яктан ныгытылышын оештыру турында җентекле информация ясады, аларны тревога сигнализациясе төймәләре һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазлау кирәклеге турында әйтте.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов районда туфракның торышы һәм аны саклау, җир ресурсларыннан рациональ файдалану турындагы информация белән чыгыш ясады.
Районда авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең гомуми мәйданы - 106 мең гектар, шул исәптә сөрү җирләре 89 мең гектар тәшкил итә. Сөрү җирләренең 62%-ы ике агрофирмага - "Кулон" белән "Яңа Чишмә"гә туры килә, урта фермер хуҗалыклары сөрү җирләренең - 17, вак КФХ-лар 21%-ын били. Җирләрнең сыйфатын һәм мәйданын саклап калу төп бурыч булып тора һәм биредә минераль, органик ашламалар куллану, туфракка известь кертү, чәчү әйләнешен үтәү һәм туфракны төп эшкәртү кебек чаралар мөһим санала.
Кызганычка каршы, барлык хуҗалыклар да бу таләпләрне тиешенчә үтәми, туфрак аннан-моннан ("рваная технология" дип йөртелә), кайчан җитте шунда һәм теләсә кем тарафыннан эшкәртелә. Болар бар да уңышның чыгышына, туфракның ярлылануына китерә. Халык мәкалендә әйтелгәнчә, теләсә кемне алдарга мөмкин, тик җирне генә түгел.
-Өстәвенә соңгы елларда эрозиягә каршы көрәш, ерганаклар тирәсен буып кую кебек һ.б. шундый эшләр онытылып бетте, - дип искәрде Вячеслав Козлов. Шунлыктан елдан-ел туфракның уңдырышлылыгын саклап калу һәм арттыру буенча планлы, максатчан эш алып бару кирәк.
Соңрак депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр һәм тагын берничә норматив-хокукый актны расладылар.
Утырыш азагында Сәрия Сабурская һәм Вячеслав Козлов районда мәртәбәле гаиләгә - Яңа Иванаеводан Анастасия һәм Анатолий Хорьковларга "Ярату һәм тугрылык өчен" медале тапшырдылар. Аларны шушы олы бүләк белән котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары - барлыгы 45 ләп кеше килгән (тәфсилләбрәк бу хакта газетабызның киләсе саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев