Совет утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
15 октябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының икенче утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Марат Галеев, Роза Гайнетдинова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галеев катнашты.
Утырышны район башлыгы Егор Тарнавский алып барды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча («Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында») район башлыгы урынбасары, конкурс комиссиясе рәисе Надежда Попкова чыгыш ясады. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына игълан ителгән конкурс буенча Р.Р. Фәсаховтан һәм Н.А. Завалишинадан ике гариза бирелүен һәм аларның район Советына карау өчен тапшырылуын хәбәр итте.
Ике кандидатның да чыгышларын тыңлап, депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан шул ук постта эшләү тәҗрибәсе зур булган Ринат Фәсахов кандидатурасын хупладылар һәм ул яңадан район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.
Егор Тарнавский икенче кандидат Наталья Завалишинага конкурста катнашуы өчен рәхмәт белдерде, Ринат Фәсаховны әлеге вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм аның нәтиҗәле эше алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Ринат Фәсахов исә үз чыгышында күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, район һәм аның халкы иминлеге өчен куелган бурычларны үтәүдә бөтен көчен, тәҗрибәсен һәм белемен куячагын әйтте.
Аннары депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьевның Яңа Чишмә районында дәүләт милли сәясәте программасын гамәлгә ашыруныңФ барышы турындагы мәгълүматын тыңладылар. Безнең районда гражданнар тынычлыгы, үзара аңлашу һәм татулык ныклы саклана, мәдәни күптөрлелекне саклап калу өчен уңай шартлар тудырылган. Тарихи яктан шулай килеп чыккан: уңай милләтара һәм конфессияара хезмәттәшлекне тәэмин итүдә районда яшәүче барлык башка халыклар вәкилләренә караганда күпчелекне тәшкил итүче татар һәм рус халыклары вәкилләре төп роль уйный.
7 милли-мәдәни үзәк: (руслар, татарлар, чуашлар, керәшеннәр, әрмәннәр, үзбәкләр) уңышлы эшләп килә, милләтара низаглар юк, Татарстан Республикасының рус, татар һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудырылган.
Район мәктәпләрендә 1300гә якын укучы белем ала, аларның 34,7% ы - татарлар, 59,3% ы - руслар, 3,7% ы - чуашлар һәм 2,3% ы башка милләт балалары.
Мәктәпкәчә учрежде-ниеләрдә 518 бала тәрбияләнә, шулардан 160 бала (30,9%) – татарлар, 340 (65,6%) – руслар, 3,5% (18 бала) – башка милләтләр.
Мәгариф учреждениеләрендә туган телләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Безнең район шулай ук үзенең бай мәдәни традицияләре белән дан тота, алар ел саен үткәрелә торган чараларда чагылыш таба.
Район Советы утырышында шулай ук норматив-хокукый характердагы мәсьәләләр каралды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев