Штрафларны түләмәү
Район яңалыклары

Штрафларны түләмәү

Яңа Чишмәдә яшәүче гр. З. үзенә билгеләнгән штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылачак.

«Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 20.25 ст.1 ө. нигезендә, РФ КоАПта күрсәтелгән срокта штрафны түләмәү адм.штраф суммасының икеләтә күләмен исәпләп, яңа административ штраф салуны яки 15 тәүлеккә кулга алынуны яки илле сәгатьлек  мәҗбүри эшләргә тартылуны күздә тота.
Билгеләнгән штрафны вакытында түләмәү беркетмә төзелүгә һәм  эшне судка җибәрүгә китергән, суд түләмәүчегә җитдирәк җәза билгеләячәк», - дип хәбәр итә Яңа Чишмә ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы өлкән лейтенант Раил Шәфигуллин.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев