Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Сугышчы якташларыбыз истәлегенә (фоторепортаж)

3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, район үзәгенең «Патриот» паркында СВО зонасында һәлак булган ике яңачишмәле истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Яңа Чишмә авылыннан якташларыбыз Денис Песоцкий һәм Николай Филипповский Ватанны саклаганда һәлак булдылар. Мотоукчы батальоны атучысы, 27 яшьлек Денис Песоцкий 2024 елның 26 февралендә контракт төзегән һәм 2024 елның 12 мартында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган. 2023 елның 21 ноябреннән контракт буенча хәрби хезмәт узган гвардия ефрейторы Николай Филипповский 2024 елның 30 мартында һәлак булган. 

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Николай Петрович Батырлык ордены белән бүләкләнгән (һәлак булганнан соң). Денис һәм Николай барлык авыл халкы өчен батырлык үрнәге булып торалар. 

Митингка һәлак булган сугышчыларның туганнары, район үзәгендәге ике мәктәптән яшьармиячеләр һәм Яңа Чишмә халкы килгән иде. Митинг Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын яңгыратудан башланды. 

- Дениска 27 яшь, Николай 50 яшьтән узган, әмма аларны бер нәрсә берләштерә - ул да булса Ватанга мәхәббәт, каһарманлык һәм батырлык, исәннәр хакына фидакарьлек, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Сезнең белән безнең өчен, Ватаныбыз өчен сугышта һәлак булганнарны без онытмаска һәм аларның якты истәлекләрен мәңгеләштерергә тиешбез. Бүгенгесе көндә сугыш хәрәкәтләрендә Яңа Чишмә районыннан 154 якташыбыз катнаша. Безнең төп бурыч - анда булганнарга мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтү.  

Митингта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин катнашты. Үзенең чыгышында ул 3 декабрьнең илебез тарихында үзенчәлекле дата булуын әйтте. Нәкъ менә 1966 елның 3 декабрендә Ленинград шоссесының 41 нче километрыннан - канкойгыч сугышлар урыныннан Кремль янындагы Александров бакчасына Билгесез солдатның җәсәде күчерелгән. 

- Бу үзләренең кече Ватаннарын, гаиләләрен, киләчәк буыннарын яклап, тынычлык һәм гаделлек өчен сугышкан һәркемне искә алу, хөрмәт күрсәтү.  Шуңа күрә без аларның якты истәлекләрен саклап калырга тиешбез, - дип ассызыклады ул. - Бүгенге митинг та бирегә килгән яшьләрнең һәм өлкән буын вәкилләренең әлеге истәлекне, һәлак булган барлык хәрбиләргә хөрмәт хисләрен үзләрнең күңел түрләрендә кадерләп саклауларын исбатлый.  

Хәтер такталарыннан пәрдәне алу хокукы Айдар Метшинга һәм Надежда Попковага бирелде, шуннан соң митингта катнашучылар мемориалларга чәчәкләр салдылар. Айдар Метшин һәлак булган сугышчыларның туганнарына шәхсән мөрәҗәгать итеп, аларның тирән кайгыларын уртаклашты. «Патриот» паркында Билгесез сугышчы - интернационалчы һәйкәленә дә канәферләр салынды. Барлык һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев