Сугышчыларыбыза гуманитар йөк җибәрелгән
10 декабрьдә СВО зонасындагы сугышчыларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм озатылган.
Волонтерлар Александр Козлв һәм Геннадий Котов безнең егетләргә төрле ризыклар, медицина препаратлары, авторезина, хуҗалык инвентарьлары һәм, әлбәттә, яңа ел бүләкләре алып киткәннәр.
Гуманитар ярдәм сатып алуда һәм әзерләүдә район халкы, учреждение һәм оешмалар да катнашкан, без аларга бик тә рәхмәтле.
12 декабрьдә тагын бер гуманитар ярдәм озатылган, шулай ук УАЗ «буханка» автомобилен дә алып барганнар. Йөкне волонтерлар Александр Карпов, Илгизәр Насыйбуллин, Ришат Ситдыйков һәм Илфат Нургатин илткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев