Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

СВОда катнашучы белән мәктәптә очрашу

19 ноябрьдә Яңа Чишмә урта мәктәбен тәмамлаган СВОда катнашучы Денис белән «Сыйныф очрашуы» булган.

Очрашу диалог форматында узган.  Бу хакта урта мәктәпнең социаль челтәрләрендәге битендә язылган.

Укучылар кунакка бик күп сораулар биргәннәр, аларны барысы да кызыксындырган: «алгы сызыкта» булучы сугышчыларның кайда яшәүләреннән һәм ничек туклануларыннан алып, балалардан килгән хатларны укыганда ниләр тойганнарына кадәр. Шулай ук сүз армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанны ярату, үз халкың алдында хезмәт бурычын үтәү турында да барган. Әңгәмәдә солдатларыбызга тылдан китерелгән ярдәм темасы да күтәрелгән. Якташларының хатларында булган җылы сүзләр һәм туган яктан килгән посылкалар һәр хәрбинең күңелен җылыта, аларның хәрби рухын күтәрә. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш. Очрашу балалар өчен дулкынландыргыч һәм тәэсирле булган. 

Укучылар кунакны игътибар белән тыңлаганнар һәм конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә булуын, батырлык, Ватанга мәхәббәт - чын кеше һәм илебез гражданинына хас булган сыйфатлар икәнен күргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев