Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

СВОда катнашучыларның кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару

Контрактка кул куйган сугышчыларга һәм аларның хатыннарына (ирләренә) - кредитлар буенча бурычларын 10 млн. сумга кадәр киметәчәкләр.

2024 елның 1 декабреннән СВОда катнашучыларга һәм аларның хатыннарына бурычларны сызып ташларга мөмкинлек бирә торган федераль закон үз көченә керде.

Законның төп моментлары турында - Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы Сергей Бутин җентекләбрәк сөйләде.

- Яңа законның төп моментлары турында сөйләгез әле. Сүз нинди бурычлар турында бара? Нинди дә булса чыгармалар яки чикләүләр бармы?

- Исәптән чыгару астына 2024 елның 1 декабренә кадәр бурычларны түләтү турында суд акты үз көченә кергән яки инде мәҗбүри түләтү срогы башланган кредитлар буенча бурычлар эләгәчәк.

2024 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча СВОда катнашу өчен контракт төзүчеләргә һәм аларның хатыннарына гомуми суммасы 10 млн сумнан артмаган кредит йөкләмәләрен туктатачаклар. Бу контракт төзү датасыннан саналачак, аның минималь срогы бер ел тәшкил итә. Моннан тыш, 2024 елның 1 декабренә кадәр:

- әлеге йөкләмәләр буенча бурычны түләтү турындагы суд акты үз көченә кергән;

- кредит оешмасына башкарма документ бирелгән;

- мондый финанс компаниясе гаризасы буенча башкарма производство ачылган булырга тиеш.

- Бурычларны кичерү хокукыннан файдаланырга теләүче СВОда катнашучылар һәм аларның хатыннары (ирләре) өчен эш тәртибе нинди? Нинди документлар тапшырырга кирәк?

- Хокукларны гамәлгә ашыру өчен бурычлы гражданинга Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең башкарма производство алып барыла торган структур бүлекчәсенә яки Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең территориаль органы идарәсе аппаратына, шул исәптән дистанцион ысул белән, мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук әлеге сорау белән Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең мәҗбүри башкару органы дежур хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән зат яисә күрсәтелгән затның хатыны (ире) суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткәндә һәм туктатылырга тиешле башкарма производстволар булганда мәҗбүри башкару органы хезмәткәре түбәндәге документларны алуны тәэмин итә:

- башкарма эшчәнлекне туктату турында гаризалар;

- 1 ел һәм аннан да күбрәк вакытка хәрби хезмәт узу турындагы контрактның күчермәләре яисә күрсәтелгән контрактны төзү турында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының тиешле органыннан белешмәләр;

 паспорт күчермәсе.

 Хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән затның хатынына (иренә) карата башкарма эшне туктату турында карар кабул итү өчен өстәмә рәвештә никахлашу турында акт язмасын теркәү турында документ алырга кирәк.

- Татарстанда бу канунга потенциаль рәвештә ничә башкарма производство керә? Бурычларны уңышлы сызып ташлау мисаллары бармы инде?

Мәҗбүри үтәлештә 7,5 млрд. сумнан артык суммага 20 меңгә якын башкарма производство тора, алар бу канунның гамәлләре кагыла торган шартларга шартлы рәвештә туры килгән 3721 бурычлыга карата кузгатылган. 1 декабрьдән баш идарәнең вазыйфаи затлары тарафыннан барлыгы 1,8 млн. сумга 23 башкарма производствоны туктату турында карар кабул ителде, бу 10 бурычлыны кредит түләүләре буенча бурычлардан азат итәргә мөмкинлек бирде.

-  Хәрби хәрәкәтләр зонасында булган СВОчы бурычларны сызып ташлауга гариза бирә аламы? Бу очракта нинди ярдәм күрсәтелә?

- Берничә ысул:

1) Безнең тарафтан Татарстан Республикасы тер-риториясендәге контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктларында вазыйфаи затларның көндәлек дежурлыклары оештырылды. Алар контракт төзүче затларга аларның хокукларын аңлата, шулай ук түләүләрне вакытлыча туктатып тору турында да, туктату турында да гариза калдыра ала. Гаризалар икенче көннән дә соңга калмыйча эшкәртелә һәм башкару эшчәнлеге буенча кирәкле чаралар күрү өчен вазыйфаи затка җибәрелә.

2) тиешле гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының шәхси кабинеты аша, кирәкле документларның фото-күчермәләрен кушып җибәрергә мөмкин.

3) якын туганнар, СВОда катнашучы мәнфәгатьләрендә гариза язып, кирәкле документлар, шул исәптән махсус ышанычнамә күрсәтмичә, суд приставлары хезмәтенең якындагы бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

4) эш сәгатьләрендә телефон хезмәте күрсәтү төркемнәренең телефон номерлары төзелде һәм эшли. Мәгълүмат алырга, шулай ук булган сорауларны оператив рәвештә баш идарәнең дежур часте телефоны номерына шалтыратып хәл итәргә була, әгәр шалтырату эштән тыш вакытта булса, мөрәҗәгать теркәләчәк, ул икенче көннән дә соңга калмыйча карау өчен тапшырылачак.

-  Бурычларны исәптән чыгару турындагы гаризаларны карауның законда нинди сроклары билгеләнгән? Гариза биргәннән соң нәрсә була?

Хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән затның яисә шушы затның хатынының (иренең) башкарма эшне туктату турындагы гаризалары, әгәр кушымтада бирелгән документларның күләме башкаручы суд приставы тарафыннан мондый карар кабул итү өчен җитәрлек булса, тәүлек дәвамында кабул ителә һәм карала. Әгәр аларның күләме җитәрлек булмаса, суд приставы-башкаручы аларны вәкаләтле органнардан таләп итә.

- Хәзерге вакытта СВОда катнашучылар белән нинди эш алып барыла?

- Федераль законның 40 маддәсе нигезендә башкару производствосы бурычлының Россия Федерациясе Кораллы Көчләре составында махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу вакытына, шулай ук контрактның гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң 180 көннән соң туктатыла. Күрсәтелгән чорда мәҗбүри үтәү чаралары кулланылмый.

СВОда катнашучыларга карата кузгатылган башкарма производстволар буенча хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне бозуга юл куймау мәсьәләсе Баш идарә җитәкчелегенең даими контролендә тора.

- СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен тагын нинди ярдәм чаралары каралган?

- Башкару җыемын түләүдән азат итү өчен нигезләр киңәйтелде. Әгәр башкарма производство бурычлы гражданга карата кузгатылган булса, ул түбәндәге очракларда алынмаячак:

- РФ Кораллы Көчләре, башка гаскәрләр, хәрби формированиеләр һәм органнар составында хәрби хәрәкәтләрдә, террорчылыкка каршы операция үткәрүдә катнаша;

 РФ Хәрби Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган;

- СВОда катнаша;

- СВО зонасына якын участокларда РФ иминлеген тәэмин итү буенча бурычларны турыдан-туры үтәүче Федераль куркынычсызлык хезмәте органнарының хәрби хезмәткәре булып тора;

- хәрби хезмәткәр яки милли гвардия гаскәрләре полицейскийлары, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, СВО зонасына якын участокларда ФСБ органнарына ярдәм итә.

Элек чыгарылган һәм үтәлмәгән карарлар суд приставы-башкаручы тарафыннан кире кагыла.

 

- Нинди очракларда бурыч барыбер исәптән чыгарылмаячак?

391-ФЗ номерлы Федераль закон алимент буенча бурычларны каплауга, шулай ук туендыручының үлемен дә кертеп, кеше гомеренә яисә сәламәтлегенә зыянны каплау һәм коррупциячел хокук бозулар кылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөлкәти характердагы таләпләргә кагылмый.

- Татарстанда хәзер күпме шундый эш туктатылу стадиясендә?

Махсус хәрби операцияне уздыру башланганнан бирле, «башкарма производство турында» 2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы Федераль законның 40 статьясында каралган нигезләр буенча, СВОда катнашучы 14645 бурычлыга һәм аларның гаилә әгъзаларына карата кузгатылган 43995 эш туктатылды.

-  СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен хезмәт башка ведомстволар белән ничек хезмәттәшлек итә?

- СВОда катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына карата мәҗбүри башкару чараларын кулланганда тискәре нәтиҗәләрне киметә торган превентив чаралар үткәрү максатларында Татарстан Республикасы хәрби идарәсе органнары, район хәрби комиссариатлары вәкилләре белән мәгълүматлар алмашуның оперативлыгы турында фикер алышу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар уздырыла.

Шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалында проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары буенча даими рәвештә эшлекле киңәшмәләр уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев