СВОдагы сугышчыларга ярдәм дәвам итә
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты һәм Красный Октябрь волонтерларыннан килгән хәбәрләр.
- 10 майда бездә СВО сугышчылары өчен чираттагы акция узды. «Өмет» эчке волонтерлык отряды әгъзалары 600 пакеттан артык витаминлы үлән чәе әзерләде. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды, - дип хәбәр итә интернат-йортның социаль эш буенча белгече Гүзәлия Мостафина.
- Шәхси эшмәкәр Евгения Канонерова Красный Октябрь «көмеш волонтерлары»на чираттагы тапкыр чиләкләр һәм төргәкләр бүләк итте. Алар бик вакытлы булып чыкты, иртәгә СВОдагылар өчен токмач баса башлыйбыз. 21нче майга кадәр күбрәк әзерләп өлгерергә кирәк, шул вакытта җибәрергә җыенабыз, - дип хәбәр итә «Көмеш волонтерлар» җитәкчесе Татьяна Иванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев