Татарстанда шәхси хуҗалык тотучыларга өстәмә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
Бер баш савым сыерына 3 мең сум, бер баш кәҗәгә һәм 1 яшьтән узган кәҗәгә 1 мең сум күләмендә акча бирелә.Сыерлар һәм кәҗәләр асраган ШЯХ тотучыларга субсидия азык алу өчен бүлеп бирелә.
Хәзер АҖ башкарма комитетлары шәхси хуҗалыклардагы маллар турында мәгълүмат туплау белән мәшгуль.
Күрсәтелгән финанс ярдәме сыерлар һәм кәҗәләрнең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, шулай ук авыл халкының мәшгульлеген һәм керемен арттыру максатында күрсәтелә.
Нет комментариев