Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Талир тәңкә» коллективы Яңа Чишмә Интернат-йортында Сабантуй үткәргән

2023 ел — милли мәдәниятләр һәм гореф — гадәтләр елы

«Талир тәңкә» үзешчән халык коллективы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Интернат-йортта яшәүчеләр өчен Сабантуй бәйрәме уздырган. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясенә Интернат-йорт белгече Гүзәлия Мостафина хәбәр итә.

«Талир тәңкә» коллективы Яңа Чишмә Интернат-йортында Сабантуй үткәргән

- «Талир тәңкә» халык коллективы — безнең «көмеш волонтерлар», алар безгә Чаллы Башыннан еш киләләр, — ди Интернат — йорт хезмәткәрләре. 

Алар үзләре дә, артистлар белән бергә, тамашачыларга традицион уеннар, җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән тәкъдим итеп, искиткеч бәйрәм турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
Биредә яшәүчеләр бәйрәмдә үзләре дә актив катнашканнар һәм призлар алганнар.

Интернат-йортта яшәүчеләр «көмеш волонтерларга» ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы һәм игелекле булганнары өчен зур рәхмәт белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев