Ташламалы язылу декадасы бара
2025 елның 3-13 декабрендә «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә чираттагы ташламалы язылу декадасы бара.
10 көн дәвамында укучыларыбыз 2026 елның 1 нче яртыеллыгына район газетасына ташламалы бәяләрдән 1016 сумга языла алалар.
Хөрмәтле укучылар, сездән бу көннәрдә почта бүлекчәләренә барып район газетасына язылуыгызны сорыйбыз. Коллективларга хат ташучыларны да чакырырга була, алар сезне эш урыныгызда яздырачак.
Шулай ук почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә дә язылырга мөмкин. 14 декабрьдән язылу бәясе 1149 сум булачак.
Газета редакциясе шулай ук 2026 елның 23 гыйнварында узачак бүләк уйнатуда катнашу өчен сезнең квитанцияләрегезне көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев