Ташламалы язылу ункөнлеге дәвам итә
«Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») район газетасына язылуның ташламалы ункөнлеге 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ташламалы ункөнлекнең беренче өч көнендә районның 100гә якын кешесе язылуны рәсмиләштерде, моның өчен без аларга бик тә рәхмәтле.
Түбән бәяләр белән язылырга тагын бер атна кала һәм без язылырга өлгермәүчеләрне почта бүлекчәләренә яки безнең редакциягә чакырабыз.
Призлар уйнатуда катнашу өчен сезнең квитанцияләрегезне көтәбез. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев