Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

“Татарстан кроссы-2015“ узды

27 сентябрьдә "Милләтләр кроссы -2015" Бөтенрәсәй йөгерү көнен үткәрү кысаларында Яңа Чишмәдә һәм авылларда "Татарстан кроссы-2015" массакүләм йөгерүләре узды. Анда район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән оешма җитәкчеләре, спорт ветераннары, пенсионерлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Яңа Чишмәдә 600 дән артык кеше йөгерүдә...

27 сентябрьдә "Милләтләр кроссы -2015" Бөтенрәсәй йөгерү көнен үткәрү кысаларында Яңа Чишмәдә һәм авылларда "Татарстан кроссы-2015" массакүләм йөгерүләре узды.

Анда район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән оешма җитәкчеләре, спорт ветераннары, пенсионерлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Яңа Чишмәдә 600 дән артык кеше йөгерүдә катнашса, район авылларын да кертеп, бу сан мең ярымнан артып китте.
Район үзәгендә йөгерүчеләрне район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде. Ул сәламәт яшәү рәвешенең дәүләт дәрәҗәсендә кайгыртылуын билгеләп үтте: бу исә массакүләм спорт бәйгеләре уздыру, ГТО нормалары тапшыру. Бүгенгесе көндә спорт белән шөгыльләнү модада, ә кросска чыгучылар үз үрнәкләрендә башкаларны да сәламәт яшәү рәвешен алып баруга ияртәләр. Вячеслав Козлов йөгерүдә катнашучыларга: "Бу бәйрәм һәммәсенә җиңү шатлыгы китерсен һәм онытылмаслык истәлекләр калдырсын", - диде.
Старт сәгать 10 да "Олимп" УСЗ-нан бирелде. Йөгерү маршруты Ленин һәм Чернышевский урамнарыннан үтте, дистанция 100-5000 метр иде. Һәркем үз яшенә карап, үз мөмкинлегеннән чыгып йөгерде. Көннең кояшлы һәм җылы торуы да әйбәт нәтиҗәләргә рухландырды.
Йөгерүчеләрнең һәрберсе үзенең спорт талантын күрсәтергә тырышты, шундый киң масштаблы чарада катнашу күңелле генә түгел, мактаулы да иде. Моннан тыш, бу чарада башкалар өчен дә җан атарга, вакытны әйбәт үткәрергә мөмкин булды. Күпләр гаиләләре белән катнашты. 20 дән артык йөгерүгә старт бирелде. Ике сәгатькә сузылган спорт ярышларыннан соң җиңүчеләрне һәм призлы урыннар яулаучыларны бүләкләделәр. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева һәм БЯСМ директоры Валерий Кузнецов аларга медальләр һәм дипломнар тапшырды, йөгерүдә катнашкан 4-6 яшьлек сабыйларны аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Евгения Янова бүләкләр белән сөендерде. Кросстан фоторәсемнәр, җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучыларның исем-фамилияләрен сез газетабыз сайтыннан да (novoshishminsk.ru) карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев