Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу узды
Бүген Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау мәчетенә ТД Назәрәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.
Чарада Яңа Чишмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фасахов, Яңа Чишмә муниципаль районы Аппарат Советы җитәкчесе Илдар Фәйзуллин, Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов, Тубылгы Тау мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әшрапов катнашты.
Әлеге очрашуда авыл халкы, районыбыз авылларынан килгән мөселман кардәшләребез, авыл имамнары да катнашты. Җәлил хәзрәт күңелләргә үтеп керә торган вәгазь сөйләп, үгет нәсыйхәтләрен бирде. Аллаһ аңардан разый булсын.
Барлык килгән кунаклар белән өйлә намазы укылды. Намаздан соң табын артында бергәләшеп чәйләр эчелде. Җәлил хәзрәткә үтемле һәм тормышчан вәгазьләре өчен зур рәхмәтләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев