Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының территориаль сайлау комиссиясе

КАРАРЫ

12 сентябрь, 2022 ел                                                            №1

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Чабаксар авыл җирлегенең 5 нче номерлы дүртенче чакырылыш бер мандатлы Заречный сайлау округы буенча Совет депутатын өстәмә сайлаулар үткәрү турында.

«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына төп  гарантияләре һәм референдумда катнашуга хокуклары турында»гы Федераль законның (2002 ел, 12 июнь, № 67-ФЗ) 10 статьясы 7 пункты, 26 статьясы 9.1 пункты, 71 статьясы 8 пунктына, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 105 статьяның 1 өлеше, 123 статьяның 1,2 өлешенә туры китереп, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Чабаксар авыл җирлеге Советының «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Чабаксар авыл җирлеге Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында»гы 26-79 номерлы карары нигезендә (2022 елның 15 августы), Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 171/1490 номерлы «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы территориаль сайлау комиссиясенә җирле үзидарә органнарына, җирле референдумга сайлаулар әзерләү һәм үткәрү буенча вәкаләтләрне йөкләү турында»гы карарын (2022 елның 18 мае) исәпкә алып, түбәндәге карарлар кабул ителде:

1.Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Чабаксар авыл җирлегенең 5 нче номерлы дүртенче чакырылыш бер мандатлы Заречный  сайлау округы буенча Совет депутатын өстәмә сайлауларны 2022 елның 11 декабренә билгеләргә.

2. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы территориаль сайлау комиссиясенең «Интернет» челтәрендәге мәгълүмат- телекоммуникацион сайтында урнаштырырга.

 

 

Татарстан Республикасы

Яңа Чишмә районының

территориаль сайлау комиссиясе рәисе        ___________ Н. Н. Иванова

                            

 

Татарстан Республикасы

Яңа Чишмә районының

территориаль сайлау комиссиясе секретаре    ___________О.А.Лаврентьева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

2

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев