Татарстанда авылда яшәүче хатын-кызларга бала туганда бирелә торган түләүне арттырачаклар
Татарстанда авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне арттырырга җыеналар. Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектыннан билгеле булды. Проект коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ 2018 елның 9 февралендә кабул ителгән 67 номерлы карарга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Проект нигезендә, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче баласын тапкач бирелә торган түләүне 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.
Моннан тыш, 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соңгы баласын тапкач бирелә торган түләүне 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр арттыру планлаштырыла.
Түләүләрне алу шартлары үзгәрешсез кала: хатын-кыз түләү алу өчен мөрәҗәгать иткәндә Татарстандагы авыл җирлегендә яки шәһәр тибындагы бистәдә кимендә өч ел даими нигездә яшәргә тиеш.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-avylda-yasauce-xatyn-kyzlarga-bala-tuganda-birela-torgan-tulaune-arttyracaklar-5923139
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев