Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Тавышлар күбрәк булган саен – Дәүләт Думасында Татарстан командасы зуррак булачак

18 сентябрьдә елның иң мөһим сәяси вакыйгасы - Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сайлауларга төгәл билгеләмә бирде - Татарстан өчен республика Командасын Парламентка делегат итеп җибәрү.Татарстанга Дәүләт Думасында үз позицияләрен көчәйтү мөһим.

Моның өчен республикада яшәүче һәр кешенең 18 сентябрьдә сайлау участогына килеп, үз тавышын бирүе кирәк. Татарстанлылар күбрәк тавыш биргән саен, Татарстаннан Дәүләт Думасында шулкадәрле күбрәк депутатлар эшләячәк. Татарстан өчен сайлауларның спецификасы түбәндәгедән гыйбарәт: асылда, депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп, без республика өчен тавыш бирәбез дигән сүз. Дәүләт Думасында күп санлы һәм көчле вәкиллек кирәк, бу, беренче чиратта, республикабызның, татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә уңышлы яклау өчен. Бу республиканың эре федераль программаларда катнашуын тәэмин итүне, республикага федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, перспективалы проектлар өчен законнар базасын камилләштерүне аңлата. Дәүләт Думасында Татарстан Командасының төп миссиясе - республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумрәсәй дәрәҗәсендә трансляцияләү. Безнең тәҗрибәне башка регионнар да өйрәнәләр, безнең карарлар бөтен ил буйлап уңышлы файдаланылырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә дә 18 сентябрьдә һәр татарстанлының тавышы бик мөһим. Дәүләт Думасына үз вәкилләребезне күбрәк сайлаган саен, алар Татарстан өчен дә, Россия өчен дә шулкадәр күбрәк уңышка (эштә) ирешәчәкләр.
Любовь Котова, Әдәмсә АҖ башлыгы. Безнең авыл җирлегендә соңгы елларда федераль программалар буенча байтак эшләр эшләнде: "Авылның социаль үсеше", "Чиста су " ФЦП һ.б.. Бу хакта мин күптән түгел булып үткән халык җыенында да сөйләгән идем. Татарстанның Дәүләт Думасында көчле вәкиллекле командасы республикада, бигрәк тә авылларда, яңа федераль программаларны тормышка ашырырга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Ольга Лаврентьева, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы. Татарстанны Россиянең спортка зур игътибар бирелгән төбәге дип атыйлар. Соңгы елларда республикада күп кенә эре спорт корылмалары төзелде. Безнең районны гына алыйк: бездә бассейн, "Олимп" УСЗ, авылларда һәм район үзәгендә универсаль спорт мәйданчыклары һ.б. пәйда булды. " 2016-2020 елларда РФ-да физик культура һәм спорт үсеше" дип аталган яңа ФЦП нәкъ менә безнең республика үрнәге белән рухландырылуына ышанам. Әгәр безнең һәркайсыбыз сайлауларга килеп, үз депутатлары өчен тавыш бирсә, мондый программалар әле тагын күпме булыр!
Зөлфия Бикбова, җәмәгать эшлеклесе.Федераль программалар - бу торак пунктлар арасында һәм авыл эчләрендә юллар, күп функцияле үзәкләр, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын ремонтлау. Безнең районда әлеге программалар эшли. Һәр яңачишмәле шул программалар нигезендә күпме эшләр эшләнгәнен яхшы белә. Хәтта Россия Президенты В.В. Путин да Татарстанны инвестицияләр кертү өчен 1нче номерлы регион дип атады. Ә аларны республикага җәлеп итү турыдан-туры безнең депутатларның Дәүләт Думасындагы эшенә бәйле булачак.
Светлана Мартышова, яшьләр лидеры. Фермерларга , кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, мәгариф һәм фән, нәтиҗәле социаль сәясәт, торак төзелеше буенча регионнар арасында алдынгы булу, балалы гаиләләргә ярдәм итү - болар бар да Татарстан турында. Республика илнең иң алга киткән төбәкләрнең берсе булып тора, аның уңай тәҗрибәсеннән башкалар да файдалана. Бездә күп нәрсәләр эшләнә, әмма федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү Татарстанның тоткан урынын тагын да ныгытачак. Безнең республикадан Дәүләт Думасы депутатлары өчен тавыш биреп, без тагын да көчлерәк Татарстан өчен тавыш бирәбез.
Ришат Билалов, РҮХ баш табибы. Тавышлар күбрәк булган саен - Дәүләт Думасында Татарстан командасы зуррак булачак, бу гади сүзләр генә түгел. Сайлауларга барып без һәрвакыт республикабыз, аның чәчәк атуы өчен тавыш бирәбез. Яу кырында бер сугышчы гына эш кыра алмый, Татарстан депутатлары бер команда булып эшләячәкләр,соңгы исәптә аларны үз ватаннарының мәнфәгатьләре берләштерә. Шул ук мәкаль сайлаучыларга да кагыла, тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен тавышларны берләштерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев