Территорияләрне чабуны дәвам итәргә кирәк
Агымдагы елның яңгырлы җәе барлык территорияләрдә чүп үләннәренең артуына китерә.
Күп кенә учреждениеләр үз территорияләрен һәм беркетелгән кишәрлекләрен инде ике-өч тапкыр чабып чыкты, әмма чүп үләннәре белән капланган урыннар да бар.
Безнең торак пунктлар чиста һәм пөхтә булсын өчен, бөтен җирдә территорияне чистартырга һәм төзекләндерергә кирәк.
Шунысы куанычлы, күпчелек оешмаларның территорияләрендә чәчәк исе аңкый, агачлар үсә. Аларга даими рәвештә су сибәргә кирәк, моны иртәнге якта яки кич белән эшләү яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев