Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Төзекләндерү буенча икеайлык башланды

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр район территориясен санитар-экологик чистарту узачак

Традиция буенча ел саен апрель-май айларында районның торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык үткәрелә.

 26 мартта район башкарма комитеты 2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр төзекләндерү икеайлыгын үткәрү турында карар кабул итте.

Бу чорга чараларның планы төзелде, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов җитәкчелегендә оператив штаб төзелде.

Чаралар планы буенча парк һәм сквер территорияләрен, юлларны һәм аларның кырыйларын, урман утыртмалары, сулыклар һәм чишмәләрне, җитештерү базаларын җыештыру һәм чистарту, агачлар утырту һәм яшелләндерү, биналарның фасадларын ремонтлау һәм буяу, юлдагы чокырларны ремонтлау, һәйкәлләр һәм зиратларны төзекләндерү һәм чистарту, чәчәк бакчаларын ясау, рөхсәтсез чүплекләрне бетерү һ. б. каралган.

24 апрельдә һәм 22 майда өмәләр үткәрү, шулай ук атна саен административ биналар янындагы территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү планлаштырыла.

Ринат Фәсахов җитәкче-легендәге район штабы икеайлык барышын контрольдә тотачак һәм координацияләячәк.

Икеайлык барышында «Хәтер бакчасы», «Россия суы», «Эколяталар көне» акцияләре үткәрү, Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 40 ел тулу уңаеннан агачлар утырту, мәгариф учреждениеләрендә макулатура һәм батарея җыю буенча конкурс һәм башка эшләр планлаштырылган.

Районның административ комиссиясе даими рейдлар үткәрәчәк, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү барышын күзәтү өчен мәктәп экопатрульләре кулланылачак. Җирлек территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган очракта зур күләмдәге штраф санкцияләре каралган.

«Гринта» ҖЧҖенә чүп-чарны оператив чыгару буенча махсус техниканың нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү, контейнер мәйданчыкларын чиста тоту йөкләнгән. Без дә, район кешеләре дә коммуналь хезмәтләрне хөрмәт итәргә тиеш. Халык әйткәнчә: чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә була.

Бу көннәрдә кар эреп бетеп килә, шуңа күрә даими рәвештә йорт яны территорияләрен һәм административ бина тирәләрен чүп-чардан чистартырга кирәк.

Барлык учреждение һәм оешмаларның, шулай ук районда яшәүчеләрнең уртак эше нәтиҗәсендә без кече ватаныбызны чистарак, матуррак һәм төзегрәк итә алачакбыз.

Бер айдан соң - Май бәйрәмнәре һәм Бөек Җиңүнең 81 еллыгы; без аларны районыбызның чиста, уңайлы торак пунктларында каршы алырбыз дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев