Төзекләндерү дәвам итә
Районда төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча ике айлык дәвам итә.
Бу чорда учреждениеләрнең барлык территорияләре, шәхси хуҗалыкларның йорт яны участоклары чистартылды һәм төзекләндерелде. Хәзер бөтен җирдә яшелләндерү һәм чәчәкләр утырту бара.
Май башында районның административ комиссиясе Красный Октябрь, Зирекле, Әдәмсә, Ленино һәм Черемухово авыл җирлекләрендә 5 рейд үткәрде. Рейд барышында йорт яны территориясендә техника туплау, территориядә чүп-чар булу, чисталык таләпләре үтәлмәү кебек кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Күп кенә хокук бозулар оператив рәвештә бетерелде.
Җирлек башлыклары тарафыннан барлыгы 101 күрсәтмә бирелгән, шуларның 62се бетерелгән, калганнары үтәлү стадиясендә.
Архангел Бистәсе һәм Зирекле авыл җирлекләрендә төзекләндерү таләпләрен бозган өчен 5 беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев