Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булды

ТР Дәүләт Советы депутаты, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия әгъзасы Камил Нугаев татар телендә белем бирүнең торышы белән танышу максатыннан Яңа Чишмә районында булды.

Камил Нугаев район башлыгы Вячеслав Козлов белән башта Яңа Чишмә гимназиясендә булдылар. Керү юлында аларны милли киемнәр кигән, ипи-тоз һәм чәк-чәк тоткан гимназия укучылары каршы алды.

Бүгенгесе көндә гимназиядә 334 укучы белем ала, шул исәптән 125 татар баласы, биш сыйныфта барлык фәннәр татар телендә алып барыла, анда 48 бала шөгыльләнә. Барлыгы татар телендә белем 231 балага бирелә, бу гимназиядәге укучылар санының 70%ын тәшкил итә.

Кунаклар Туган тел елына багышланган күргәзмәләр һәм үткәрелгән чаралар буенча хисаплар белән таныштылар, 7 «а» сыйныфында югары категорияле укытучы Миләүшә Шакирҗанованың ачык дәресендә булдылар.

-Мин сездәге татар телен өйрәнү эшләре барышыннан бик кәнагәть, - дип билгеләп үтте Камил Нугаев. - Балаларның туган телендә иркен аралашуы сөендерә һәм республикабызда без татар халкының туган телен рухи ихтыяҗ буларак кабул итүенә ирешергә телибез.

Аннан соң кунаклар «Алтын ачкыч» балалар бакчасында булдылар, анда 95 бала тәрбияләнә, алар арасында 44 рус, 37 татар һәм 14 – катнаш гаилә балалары бар. Әлеге балалар бакчасы сабыйларны туган телдә тәрбияләү һәм укытуны оештыру буенча 500 мең сумлык грантка ия булган иде һәм бу акчаларга күп эшләр башкарылган инде.

Кунаклар милли компонентлы дәресләр тәкъдим ителгән барлык төркемнәргә керделәр. Рус телле балалар белән татар телендә «Кафе» уены аларга аеруча ошады, аны тәрбияче Фирдәүсә Кубиева үткәрде. Кунаклар шулай ук музей, медкабинетта булдылар, Идел буе халыклары мәдәнияте күргәзмәсе белән таныштылар һәм күргәннәрдән бик канәгать калдылар.

Камил Нугаев һәм Вячеслав Козлов шулай ук Әдәмсә мәктәбенә бардылар, татар телендәге спектакльдән өзек карадылар, анда рус һәм татар балалары катнашты. Зирекле лицеенда кунакларга барлык фәннәрне дә туган телдә укыту процессы ошады. Татарстан Дәүләт Советы депутаты мәктәпләргә татар телендә китаплар бүләк итте.

-Сезнең районда бу юнәлеш буенча зур эш алып барыла, мин татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә киләчәктә дә уңышлар телим, - дип билгеләп үтте Камил Нугаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев