"Цифрлаштыру" Россия буенча атлый-14 октябрьдә 21 төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, федераль телеканалларның аналог трансляциясе туктатылачак.
Цифрлы телевидениегә күчү һәм яраткан телеканалларны югалтмау кыен түгел. Иң мөһиме-сигнал кабул итү тибын билгеләү. Аналог, спутник, кабель яки цифрлы? Әгәр сез сигналны аналог ысулы белән алганда гына борчылырга урын бар.
Моны берничә ысул белән тикшерергә мөмкин:
1) Телеканаллар логотибы янында Сез "А" хәрефен күрәсез
2) Сездә 20 һәм аннан да кимрәк канал булса.
Әгәр дә сез сигналның аналог булуын ачыкласагыз, 14 октябрьгә алдан әзерләнергә кирәк. “Аналог”тан цифрлы ТВга күчү буенча зур булмаган чек-лист:
* Телевизорны хәзерге заманныкы булу-булмавын тикшерергә (стандарт DVB-Т2, ул ярдәм итәргә тиеш)
* Әгәр телевизор искергән һәм DVB-Т2 стандартын тотмаса, цифрлы приставканы техника кибетендә яки"Россия Почтасы" бүлекчәсендә сатып алырга була
* Дөрес антенна сатып алырга: әгәр сез телебашня янында яшисез икән, бүлмәнекен, ерактарак булсагыз, тышкы якка куя торганын
Ә чик буе торак пунктларында яшәүчеләр алдында тагын бер сорау туа: күршедән түгел, ә үз төбәгеннән сигнал кабул итүне ничек дөрес көйләргә?
Җавап: кабул итү антеннасын якын арада тапшыру станциясе ягына юнәлдерергә кирәк. Сезнең белән янәшәдә нинди телебашня урнашуын карта.ртрс.рф сайтында карарга яки 8-800-220-20-02 түләүсез кайнар линия буенча ачыкларга була. Картада сезнең регионда барлык цифрлы объектлар күрсәтелгән.
Антеннаны кирәкле юнәлешкә бору өчен РТРС сервисын кулланганда компас ярдәм итәчәк. Шулай ук антеннаны телебашняның чама белән исәпләнгән урнашу урыны ягына юнәлдереп карарга да була. Кагыйдә буларак, анда күрше йортларның антенналары җибәрелгән инде. Шуннан соң каналлар автокөйләгечен җибәрергә мөмкин.
Нет комментариев