Туган якны өйрәнү музеенда СВО катнашучы хәрби белән белән очрашу булган
23 сентябрьдә Яңа Чишмә гимназиясе укучылары кыска вакытлы ялда булган хәрби хезмәткәр һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар М. белән очрашканнар.
Очрашу әңгәмә форматында узган. Балалар кунакка бик күп сораулар биргәннәр, аларны барысы да кызыксындырган: сугыштагы көнкүреш, алгы сызыкта яшәү шартлары һ.б.
СВОда катнашучы хәрби балаларга махсус операциянең әһәмияте, сугыштагы хәлләр, хәрбиләрдә патриотизм, Ватан һәм гаилә алдындагы бурычлар турында сөйләгән, СВО зонасында булганда, туганнарының аны өйдә көтеп торуы турында һәрчак истә тотуын әйткән. Ә хәрбиләрнең, чын ир- атларның бурычы - Ватанны саклау!
Очрашу дустанә шартларда узган. Чарада катнашучы балалар кунакны бик игътибар белән тыңлаганнар һәм конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә генә булуын үз күзләре белән күргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев