Уникаль фотограф белән «Сыйныф очрашуы»
Тубылгы Тау урта мәктәбендә искиткеч кеше, уникаль фотограф, олы йөрәкле волонтер Эльмира Насыйбуллина белән очрашу оештырылган.
Бу хакта мәктәп укучылары социаль челтәрләрдәге үз битләрендә яза.
«Эльмира Нәфис кызы безгә үзенең волонтерлык юлы, үз эшчәнлегенең искиткеч мизгелләре турында сөйләде. Укучыларга ярдәмне бары тик чын күңелдән генә күрсәтү кирәклеген искәртте, чөнки бу очракта гына изге эшләребез безгә меңе белән әйләнеп кайтачак.
Чара ахырында ул безне СВОда көрәшүче хәрбиләребез өчен хуш исле үлән чәе ясарга өйрәтте.
Очрашу өчен рәхмәт сезгә, Эльмира Нәфисовна. Очрашуыбыз бик файдалы булды.
Хатларыбыз һәм рәсемнәребез сугышчыларыбызга барып җитсен иде, дигән теләктә калабыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев