Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ураза бәйрәме: Яңа Чишмә районы мәчетләрендә бәйрәм ничек билгеләп үтелә

10 апрельдә мөселманнар өчен зур бәйрәм — Ураза бәйрәме билгеләп үтелә, ул ай буе ураза тотуның тәмамлануын аңлата.

Рамазан ае дәвамында районда яшәүче байтак халык һәм эшмәкәрләр ифтар-мәҗлесләре оештырды һәм үткәрде, моның өчен район мөхтәсибәте һәммәсенә дә рәхмәт сүзләрен белдерә, иминлек һәм сәламәтлек тели. Район үзәгендәге яңа мәдрәсәдә ифтарларның яхшы оештырылуын аерым билгеләп үтәсе килә, анда ай буе шундый мәҗлесләр үтте.

Ураза бәйрәме көнендә мәчеткә килгән барлык балаларга тәм-томнар салынган бәйрәм пакетлары таратылачак. Яңа Чишмәдә шундый 140 пакет әзерләнгән. Калган пакетлар күп балалы гаиләләргә һәм мохтаҗларга таратылачак. 

— Районның башка мәчетләрендә дә шундый ук бәйрәм пакетлары әзерләнде, — диде районның имам- мөхтәсибе Раил хәзрәт Фәгыйзов.

«Моннан тыш, без Ураза бәйрәме алдыннан Яңа Чишмәдә аз керемле кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә җыелган Фитыр-сәдака акчасына 30га якын азык-төлек пакеты таратабыз», — дип билгеләп үтә хәзрәт.

Район мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм гает-намазлары 10 апрельдә иртәнге сәгать 5тә узачак.

10 апрельдә мөселманнар өчен зур бәйрәм — Ураза бәйрәме билгеләп үтелә, ул ай буе ураза тотуның тәмамлануын аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев