Үзара салым акчаларын җыю дәвам итә
Район яңалыклары

Үзара салым акчаларын җыю дәвам итә

18 февральгә планлаштырылган 3 млн. 950 мең сумның 2,1 млн. сумы җыелган, бу 54,4%ны тәшкил итә.

Үзара салым акчаларын җыю Акбүре - 95,8% (Сөлчә-Башта 100% җыйганнар), Архангел (77,7%) һәм  Акъяр АҖләрдә - (72,6%) актив бара .
Бакташта да (Әдәмсә АҖ) үзара салым акчаларын тулысынча җыйганнар, Чертушта - 73,5%, Чуаш Чабаксарында - 74,1%, Горшковода - 72,2%.
Әлегә Яңа Чишмә АҖ артта кала, биредә нибары 35,5% җыелган, Екатерина (34,4%), Красный Октябрь (44,3%), Черемухово (41,6%) авыл җирлекләрендәге күрсәткечләр уртача район күрсәткечләреннән түбән.
Акчаларны март ахырына кадәр җыярга кирәк, алга таба республикадан һәр сумга 4 сум исәбеннән субсидия биреләчәк, алар җыеннарда билгеләнгән мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев