Үзебезнекеләрне бел: Яңа Чишмә кызы Любовь Никитина «Иҗади эзләнүләр өчен» дип аталган  махсус жюри призына ия булган
Район яңалыклары

Үзебезнекеләрне бел: Яңа Чишмә кызы Любовь Никитина «Иҗади эзләнүләр өчен» дип аталган махсус жюри призына ия булган

30 сентябрьдә, Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабы узды. Быел бу фестивальгә 1000нән артык катнашучы гариза биргән, дип хәбәр итә Интернат-йорт белгече Гүзәлия Мостафина.

Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Никитина Любовь Алексеевна әлеге конкурста «Музыка» номинациясе буенча «Туган як турында җыр» композициясен тәкъдим иткән. Ул бик лаеклы чыгыш ясаган, фестиваль лауреаты булган һәм махсус жюри призын алган.

         Талантлы кеше үзен һәркайда күрсәтә! Эш урынында да, сәхнәдә дә. Любовь Алексеевна Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бер ел гына эшли әле. Бу ел эчендә ул озак вакытлы кайгырту системасын тормышка ашыру эшен алып барган, реабилитация дәресләре үткәргән. «Әкият терапиясе» һәм «Вокалотерапия» инновацион технологияләрен гамәлгә керткән. Ул бик матур җырлый икән, шуңа да һәр бәйрәм чарасы аның чыгышыннан башка узмый, хезмәткәрләр дә, биредә яшәүче әби-бабайлар да аны бик яраталар. Матур тавышы өчен генә түгел, ә һәркемгә игелекле һәм игътибарлы мөнәсәбәте өчен яраталар.

 

 


Нет комментариев