Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Волонтерлар белән очрашу.

Яңа ел алдыннан Яңа Чишмә районы җитәкчелеге кафеда әзерләнгән өстәлләр артында волонтерлар белән очрашты.

Безнең районда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип аталган волонтерлык хәрәкәте берничә кеше инициативасы белән барлыкка килгән, ә инде бүген махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга күп кенә эшмәкәрләр, фермерлар, пенсионерлар, хәтта балалар да булыша. Район халкы берләште һәм барлык мөмкин булган ысуллар белән якташларыбызга ярдәм итеп, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә.

Битараф булмаган район кешеләре тарафыннан СВО зонасына 90нан артык гуманитар конвой, 67 млн сумнан артык суммага 150 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелгән, 50 берәмлектән артык техника тапшырылган.

СВО зонасында булган безнең сугышчылар һәрвакыт туган җирләренең җылысын һәм ярдәмен тоя.

Район башлыгы Вячеслав Козлов ярдәм иткәннәре, битараф булмаганнары, патриотизмнары һәм Җиңүне якынайтуга саллы өлеш керткәннәре өчен барлык волонтерларга рәхмәт белдерде.

Волонтерлар белән очрашуга кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр Александр Поляков һәм Артем Спиридоновлар да чакырылган иде. Алар шулай ук барлык волонтерларга ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, моның бик кадерле һәм кирәкле булуын билгеләп үттеләр. «Кече Ватаныбыздан ярдәм алып, без туган ягыбызның җылысын тоябыз һәм, һичшиксез, Җиңү белән өйгә кайтачакбыз», - диделәр Александр һәм Артем. 

Очрашуда чыгыш ясаган волонтерлар сугышчыларга исән-сау өйгә кайтуларын теләделәр һәм алга таба да ярдәм итүләрен вәгъдә иттеләр.

Район башлыгы волонтерларның күбесенә гуманитар ярдәмне оештыруда актив катнашулары, Ватанны саклаучыларга битараф булмаганнары өчен зур рәхмәт белдергән хәрби часть командирлары исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. 

В. Козлов волонтерлар Илгизәр һәм Эльмира Насыйбуллиннарга Рәхмәт хаты тапшыра. Ирина Лобачева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев