Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ватан Геройлары көне

Яңа Чишмәдә әлеге истәлекле датага багышланган митинг узды

Һәр ил Ватан иминлеге өчен сугышларда батырлык һәм каһарманлык күрсәткән солдатлары, шулай ук тыныч вакытта батырлык һәм куркусызлык күрсәткән гади гражданнары белән горурлана. Бу истәлекле дата нәкъ менә югары бүләкләргә лаек булган геройларга багышлана.

Безнең районнан Волчья Бистәсеннән Чекин Борис Сергеевич һәм Петропавел Бистәсеннән Савельев Федор Петрович Советлар Союзы геройлары булып танылган. Тагын 10 кеше әлеге югары исемгә тәкъдим ителгән, ләкин Герой урынына орденнар алганнар.

Бөек Ватан сугышыннан соң якташларыбыз Әфганстанда, Чечняда хәрби бурычларын батырларча үтәделәр, ә бүген исә СВО зонасында хәрбиләребез Ватанны яклап көрәшә. Аларның күбесе батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтә.

Митингта чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм ветераннар Советы рәисе Александр Скоков яңачишмәлеләрнең Ватан иминлегенә керткән өлешләрен билгеләп үттеләр. «Без илебез геройларын белергә, истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Хәтер халык күңелендә яшәгәндә генә Герой беркайчан да үлмәячәк», - дип ассызыкладылар алар.
Батыр якташларны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң Советлар Союзы Геройлары Федор Савельев һәм Борис Чекин бюстларына чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев