Вячеслав Козлов: «Мәктәп укучыларының туклануы аерым контрольдә булырга тиеш»
Яңа уку елы башлану белән барлык мәктәпләрдә дә ашханәләр эшли башлады.
- 1414 укучының барысы да кайнар аш белән тәэмин ителгән, - дип сөйләде безгә мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина. - Кайнар төшке ашның уртача бәясе якынча 44,3 сум, шуның 8,30 сумы - субсидия исәбенә, калган өлеше -ата-аналар түләве. Укучылар менюсына шулай ук мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр дә керә.
1-4 сыйныф укучылары өчен кайнар төшке аш федераль һәм республика субсидияләре хисабына бушлай. Кайнар төшке ашның уртача бәясе - 55,5 сум. 1-4 сыйныфларда белем алучы 546 укучы кайнар аш белән тәэмин ителгән. Әгәр дә бала озайтылган көн төркемендә шөгыльләнсә, икенче кайнар аш ата-аналар түләве хисабына.
Атналык планеркада район башлыгы Вячеслав Козлов мәгариф бүлегенә укучыларның туклануын аерым контрольгә алырга кушты - ул сыйфатлы, тәмле һәм кайнар булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев