Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Волчья Бистәсе: алга бару өчен үсеш нокталары бар

2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча инвестицияләр күләме 9,3 млн сум тәшкил иткән.

Район хакимиятендә узган чираттагы атналык киңәшмәдә Буревестник авыл җирлегенең социаль-икътисади хәле турында җирлек башлыгы Юрий Улитин сөйләде.

Бераз тарих

Җирлек составына бер торак пункт – Волчья Бистәсе керә. Авылга 1730 елларда отставкадагы хәрбиләр нигез сала һәм ул Козьмодемьянская бистәсе дип атала (Козьма һәм Демьян чиркәве аркасында). Революциягә кадәр авыл бик зур була, анда 1240 йорт исәпләнә (казак станицасы кебек!). Авылда 11 җил һәм 2 су тегермәне, май басу, йон тетү, хәтта кирпеч заводы да була.

20 гасыр башына (1908 елда) авылда 4340 кеше яши, земство мәктәбе эшли.

Буревестник авыл советы 1972 елда оешкан һәм 2006 елдан авыл җирлеге статусын алган.

Авылда мәктәп, ФАП, балалар бакчасы, кибет, чиркәү эшли. Җирлекнең мәйданы – 4053 гектар, шул исәптән 3726 га – авыл хуҗалыгы җирләре.

Хезмәт ресурслары һәм демография

2026 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, даими халык саны -269 кеше, шул исәптән эшкә сәләтле халык – 157 кеше. Шулардан:

- муниципаль учреж-дениеләрдә 23 кеше;

- авыл хуҗалыгында 32 кеше;

- 22 кеше нефть тармагында һәм хуҗалык хисабындагы оешмаларда;

- 51 кеше районнан читтә эшли;

- 11 студент.

Демографик күрсәт-кечләр, кызганычка каршы, куанычлы түгел – 2025 елда җирлектә балалар тумаган, ә 4 кеше вафат булган. Башка җирлекләрдәге кебек үк, халыкның картаюы күзәтелә: 269 кешенең 69ы – 60 яшьтән өлкәнрәк.

Икътисад һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар

Җирлек террито-риясендә әйдәп баручы предприятие –«АгроРаздолье» җәмгыяте. Сәүдә белән шөгыльләнүче бер шәхси эшмәкәр теркәлгән.

Җирлекнең 130 йортында 60 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 29 сыер, 70 баш сарык һәм кәҗә, 55 баш дуңгыз. Терлекләр саны кимү күзәтелә.

Халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә 2025 елда 9,3 млн сум  акча тоткан (2024 елда 5,4 млн сум булган). Бу, нигездә, йортларны реконструкцияләү, машиналар һәм җиһазлар сатып алу өчен тотылган акчалар. Ярдәмче хуҗалыклар 2025 елда 52,1 мең сум дәүләт ярдәме алган.

СВО кысаларындагы гамәлләр

Юрий Улитин билгеләп үткәнчә, авылның 16 кешесе СВОда катнаша (кызганычка каршы, һәлак булучылар да бар). СВОда катнашучыларның гаиләләренә җирле депутатлар һәм учреждение җитәкчеләре беркетелгән, аларның барлык үтенечләре һәм тәкъдимнәре аерым контрольгә алына.

Җирлектә яшәүчеләр гуманитар ярдәм җыю, ятьмәләр, окоп шәмнәре ясау һ.б. белән шөгыльләнәләр. 2 тоннага якын йөк җибәрелгән һәм сугышчыларыбызга ярдәм итү дәвам итә.

Перспектив бурычлар

Өстенлекле юнә-лешләр арасында җирлек башлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алга таба үстерүне һәм халыкның эшлекле активлыгын арттыруны атады.

Район башлыгы Егор Тарнавский Юрий Улитинга тотрыклы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, җирлектә алга таба үсеш нокталары барлыгын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев