Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Халыкның медицинага ышанычын ничек кайтарырга

Районның сәламәтлек саклау өлкәсендә 2022 ел эшенә йомгак ясалды.

Узган атнада Яңа Чишмә РҮХдә районның сәламәтлек саклау системасының узган елгы эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәсе булды.

Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм РКБ баш табибы, Яңа Чишмә РҮХ эшенә кураторлык итүче Рафаэль Шәвәлиев катнашты.


 

Отчет доклады белән РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская һәм онколог Илгиз Фазлыевлар чыгыш ясады. Аларның чыгышларында эш планын тулысынча үтәүне раслаучы күп санлы саннар һәм фактлар бар иде.

Ләкин Наталья Роменская билгеләп үткәнчә «эшкә яраклы халыкның үлеме» графасындагы сан медицина хезмәткәрләренең узган елгы зур эшенә күңелсез тамга булды.

Бу проблеманың сәбәпләренә РКБ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев аңлатма бирде.

Үз чыгышында ул проблемага аналитик якын килүгә таяна -  соңрак ачыкланган авыруны тирәнтен һәм һәрьяклап анализлау кирәк, диде.

 «Әгәр авыру кеше табибка ярдәм сорап бармый икән, димәк, ул медицинага ышанычын югалткан, дигән сүз. Кешеләр безнең кызгануыбызны һәм ярдәмебезне күрергә, тоярга тиеш, бу безгә ышаныч тудыра.  Диспансерлаштыру вакытында авырулары ачыкланган кешеләр «Д» исәпкә куелырга тиеш. Сезнең районда андый кешеләр ким дигәндә 70 процент булырга тиеш дип саныйм. Иң элек барлык булган ресурсларны кулланып, вакытында ярдәм күрсәтергә кирәк.

Чыгыш ясаучы шулай ук сәламәтлек саклауда медицина ярдәмен оештыру буенча ярдәм системасы эшләве хакында да искәртте. Һәм, кирәк булганда, табиб әйдәп баручы клиникаларның тар белгеченнән киңәш, консультация ала ала. «Һәр пациент бездән көтелгән файда, ә без исә үз һөнәребез өчен канәгатьлек һәм горурлык хисе алырга тиеш», - диде Рафаэль Шәвәлиев.

Киңәшмә ахырында ул күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен участок табибы педиатры Алсу АЛУКАЕВАга, онкология кабинетының шәфкать туташы Тамара БУРОВАга. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Реклама

Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәтләре өчен УЗД табибы  Александр ШИШКИНга һәм программист Константин ЛОБАЧЕВка Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде.

Ринат Фәсахов Андреевка ФАП мөдире Анна АРБУЗОВАга күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Яңа Чишмә районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Район үзәк хастаханәсенең Рәхмәт хатлары белән  бүләкләнүчеләр:

Светлана ШИШКИНА - табиб-кардиолог, Лилия САТТАРОВА - Чаллы Башы ФАП мөдире, Сөмбел САДРЕТДИНОВА - Акъяр ФАП мөдире, Каролина ПЕТРОВА, Анастасия ДАНИЛОВА, Ләйлә ГАЗИЗОВА, Әдилә ДӘҮЛӘТШИНА - терапия бүлеге шәфкать туташлары; Ирина КОРНИЛОВА участок табибы - терапевтының шәфкать туташы, Ангелина ЛАВРЕНОВА - УЗД шәфкать туташы.

Бу яшь белгечләр кыска вакыт эчендә үзләрен квалификацияле һәм грамоталы хезмәткәрләр итеп күрсәткәннәр.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү шоферларына да: Владимир ПЕТРОВИЧЕВ, Николай ШОЛГИН, Алексей СКОЧКОВ, Айдар НУРИЕВларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Спорт чараларында актив катнашып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучылар да игътибарсыз калмады. Бу - Александр БАТУРИН, Елена БАТУРИНА һәм Надежда ИМАРОВА. Рәхмәт хатларын Наталья Роменская тапшырды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев