«Хатирә» ансамбле — суган бәйрәмендә!
Район яңалыклары

«Хатирә» ансамбле — суган бәйрәмендә!

Чирмешәндә «Суган басуы» төбәкара фестивале булып узды. Биредә республикабызның районнарыннан тыш, күрше Самара өлкәсе, хәтта Башкортостан иҗат коллективлары да үз осталыкларын күрсәтте.

Фестиваль кысаларында «Борынгы һәм стильләштерелгән милли җырлар» вокал һәм фольклор сәнгате (соло, ансамбльләр), «Гасыр йолалары» борынгы йолалар һәм «Суганнан ясалган» осталык бәйгеләре үтте.

 

Чертуш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Хатирә» фольклор төркеме исә «Тары төйү» йоласын күрсәтте. «Борынгы җырлар» номинациясендә лаурает дипломына ия булдылар. Афәрин!


Нет комментариев