Хезмәтләрен хөрмәтләп
-
ТР Рәисе Указы белән ТР Финанс министрлыгының Яңа Чишмә районы Казначылык Департаментының территориаль бүлеге җитәкчесе СЕМЕНЯК Константин Григорьевичка «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде.
К.Г. Семеняк мактаулы исемгә күпьеллык намуслы хезмәте, республиканың һәм Яңа Чишмә районының икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен лаек булган.
Аны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм яңа хезмәт уңышлары телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев