Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Хезмәттәшебез истәлегенә

Район җәмәгать-челеге бу көннәрдә зур югалту кичерде. Красный Октябрь мәктәбе директоры, хезмәттәшебез һәм остазыбыз – Киселев Валерий Юрьевич белән хушлаштык.

Ул безнең барыбыз өчен дә җитәкче генә түгел,  таяныч булырлык иптәш һәм акыллы киңәшче дә иде. Красный Октябрь мәктәбе һәрвакыт ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ булган һәркем өчен ачык булды. Валерий Юрьевич кыен чакта дәртләндереп җибәрә торган сүзләрне таба белде һәм уңышларыбыз өчен ихластан шатлана иде.

Без аны һәрвакыт шат күңелле, үткен фикерле, һәрдаим тыңларга әзер булган һәм безнең зур педагогик коллективның һәр әгъзасының тормышына битараф булмаган кеше буларак хәтерләячәкбез. Нәкъ Валерий Юрьевич ярдәмендә Красный Октябрь мәктәбе чын-чынлап тату һәм бердәм гаиләгә әйләнде.

Без директорыбызны гына югалтмадык. Без йөрәге мәктәп, укытучылар һәм балалар дип тибүче зур хәрефтән язылырлык Кешене югалттык.

Валерий Юрьевич турында якты һәм яхшы истәлек аның белән эшләү бәхетенә ирешкән

һәркемнең йөрәгендә яшәячәк. Гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Районның мәгариф бүлеге,

мәктәп, балалар бакчалары, 

Балалар иҗат үзәге коллективлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев