Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Хуш киләсең, Яңа ел!»

26 декабрьдә РМЙда үткәрелгән район башлыгы чыршысына сәләтле мәктәп укучылары чакырылды.

Район мәктәпләренең 1-8 сыйныф укучыларына тылсымлы Яңа ел әкиятен Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары күрсәтте. 

Ел дәвамында яхшы укыган, төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, спорт ярышларында җиңү яулаган, мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашкан укучыларны район башлыгы чыршысына чакыру инде күркәм традициягә әверелде. 

Балалар сәхнәдә күрсәтелгән Яңа ел тамашасын бик кызыксынып карадылар, анда Кар бабай белән Яңа ел символы - Елан  - Кыш бабай белән Кар кызын эзләделәр. Урман пәриләре - Бичура һәм Убырлы карчык Кыш бабайның бәйрәмгә килүенә комачауладылар, Кар бабай белән Еланга да аны табу юлын күрсәтмәскә тырыштылар. Тамаша кунаклары әкият геройларына Кыш бабайны эзләргә булышканда, төрле әкият персонажлары - Кар патшабикәсе, Атаманша белән очраштылар. Балаларның йөзләрендә сәхнәдәге маҗаралар белән чын-чынлап кызыксынулары һәм геройлар өчен борчылулары чагыла иде.  Театральләштерелгән күренештәге вакыйгалар аларның игътибарын тулысынча җәлеп иткән кебек тоелды.  Өстәвенә,  сәхнәдә бер-бер артлы пәйда булган әкият геройлары балаларның  никадәр хәрәкәтчән булуларын тикшереп, алар белән төрле уеннар уйнадылар. Тамашачылар кар, кыш, Яңа ел турындагы сорауларга бердәм җаваплар бирделәр, команда буенча кулларын өскә күтәреп, аякларын тыпырдаттылар, зал буйлап җибәрелгән төрле төстәге зур тупларны тотып алырга тырыштылар. Бәйрәм бик тә күңелле булды!  Тамаша кунаклары арасында бәйрәмгә битараф калучылар булмады дип тә әйтеп буладыр, чөнки, сәхнәдә дә, залда да әйтеп бетергесез шатлык атмосферасы хөкем сөрде.

Әлбәттә, Яңа ел әкияте ахырына якынлашканда Кыш бабай да килеп җитте, аның белән бергә балалар Кар кызын дәштеләр. Балалар аны көткәндә, ничек килмәскә мөмкин, ди? Тылсымлы бабай, тамаша залы аша сәхнәгә таба барганда, балаларның кулларына тиеп: «Бир бишне!», дип кычкырды. Кыш бабай сәхнәгә күтәрелгәч, урман пәриләре аңардан гафу үтенделәр, бүтән алай эшләмәскә вәгъдә иттеләр. Димәк, яхшылык явызлыкны җиңде.  Үз рольләрен кызык һәм җиңел уйнаган артистларга ышанмыйча мөмкин түгел иде. Матур итеп бизәлгән сәхнә, күз явын алырлык костюмнар, актерларның осталыгы да бәйрәмгә тылсымлы төсмерләр өстәде... Кыскасы,сәхнәдә күрсәтелгән әкият тамашачыларны кабат могҗизага ышандырды.
Тамаша башланыр алдыннан чарага чакырылган балаларга район башлыгы урынбасары Надежда Попкова мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Вячеслав Козлов бәйрәмгә килә алмады, чөнки бу көнне ул республика делегациясе составында яңа Алексеевск - Әлмәт автоюлын ачу тантанасында катнашты. Надежда Ивановна аның исеменнән, шулай ук район Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» иҗтимагый оешмасыннан, район педагоглары исеменнән укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, һәрвакыт белемгә омтылган, үз максатларын төгәл белгән кеше генә уңышларга ирешә ала. Надежда Ивановна балаларга алга таба да конкурсларда, олимпиадаларда, районның спорт тормышында актив катнашуларын, дәресләрне калдырмауларын, чирекне һәм уку елын дүртле һәм бишлеләргә генә тәмамлауларын теләде.

Икенче көнне (27 декабрьдә), 9 - 11 нче сыйныф укучыларын да районнан Яңа ел бүләге көтә иде. «Klnomax» кинозалында аларга бушлай «Баба-Яга спасает Новый год» нәфис фильмын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев