Яңа Чишмә «Алтын ачкыч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең зональ семинары булып узды
Анда күрше муниципаль районнардан килгән тәрбиячеләр катнашты. Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата үткәрелде.
19 майда Яңа Чишмәнең «Алтын ачкыч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү педагогларының «Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне Идел буе республикаларының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру» дигән темага семинары булып үтте.
Семинарда район үзәгенең «Алтын ачкыч» һәм Чуаш Чабаксарының «Колосок» балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар катнашындагы музыкаль номерлар күрсәтелде. Балалар җырлап, биеп, Идел буе халыклары (татар, рус, чуаш) уеннарын уйнап күрсәттеләр.
Семинарда катнашучылар өчен курчаклар, рус кокошнигын ясау буенча мастер-класслар үткәрелде, «Идел буе халыклары фольклоры» күчмә күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кунаклар кече төркемдә Пасхага багышланган ачык дәрестә булдылар, балалар тарафыннан чуашларның «Кич утыру» йоласы һәм татарларның «Карга боткасы» бәйрәме сәхнәләштерелде. Чирмешән һәм Чистай районнарыннан килгән тәрбиячеләр семинар темасы буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев