Казанда узган чираттагы ярминкәдә Яңа Чишмә районы эшмәкәрләренең кереме 500 мең сумнан артык тәшкил иткән.
12 сәүдә ноктасында сыер, сарык, ат ите, кош-корт, куян түшкәләре, яшелчә, бал, сөт һәм сөт продукциясе белән сәүдә иткәннәр.
Ит тулысынча сатылган, ә менә сөтне бик аз алганнар, православие динендәгеләрнең посты аркасындадыр, мөгаен.
Ярминкәдә 500 мең сумнан артык табыш кергән. Безнең эшмәкәрләр катнашачак киләсе ярминкәләр 10 һәм 24 апрельдә булачак.
Нет комментариев