Яңа Чишмә эшмәкәрләренең Казанда узган чираттагы ярминкәдә гомуми табышы 1 млн. 780 мең сум тәшкил иткән.
Район яңалыклары

Яңа Чишмә эшмәкәрләренең Казанда узган чираттагы ярминкәдә гомуми табышы 1 млн. 780 мең сум тәшкил иткән.

Безнең эшмәкәрләр 22 ноктада төрле продукция белән сәүдә иткәннәр.

3 тоннага якын сыер ите, 600 кг ат ите, 200 кг сарык ите, 100дән артык кош-корт түшкәсе (тавыклар, үрдәкләр), 1 тоннага якын сөт, шулай ук яшелчә, ашлык һәм бал сатылган.

Табышның иң күп өлеше сыер итенә туры килгән (ит бәясе кг-ы 380 сумнан 500 сумга кадәр, сарык һәм ат ите уртача 450 сумнан, сөтнең литрын 35 сумнан сатканнар).

Казанда киләсе ярминкә - 30 октябрьдә.


Нет комментариев